Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль 2020, 13:05

Икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмә

Русия Президенты Владимир Путин 2019 ел нәтиҗәләре, социаль-икътисади өлкәдәге вәзгыять һәм илнең икътисади үсешен арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Русия Президенты Владимир Путин 2019 ел нәтиҗәләре, социаль-икътисади өлкәдәге вәзгыять һәм илнең икътисади үсешен арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә уздырды.
– Без бүген сезнең белән илебез икътисадындагы агымдагы вәзгыятьне тикшерәбез, узган 2019 ел нәтиҗәләрен карыйбыз һәм агымдагы елның беренче тенденцияләрен бәялибез.
Шуны ассызыклыйсым килә: безнең төп бурычыбыз – хәвеф-хәтәр факторларын исәпкә алып, икътисади үсешне тагын да төплерәк, сыйфатлы һәм тотрыклы итү. Алар безгә яхшы билгеле, алар сәламәтлек саклау өлкәсендә генә түгел, ә, кызганычка каршы, икътисад өлкәсендә дә яталар. Дөресен генә әйткәндә, бик мөһим, принципиаль әйбер. Икътисади үсешнең югары темпы, уңышлы социаль үсеш, яңа эш урыннары булдыру, гаиләләрнең реаль керемнәрен арттыру, димәк, Русиягә кирәкле уңай демографик үзгәрешләр өчен дә төп шарт, – диде Русия Президенты Владимир Путин.
Соңгы статистик мәгълүматлар буенча, узган ел Русия тулаем эчке продуктының үсеше 1,3 процент тәшкил иткән, шул ук вакытта дүртенче кварталда аның динамикасы 2,3 процентка кадәр арткан. 2019 елда инфляция өч процентка кадәр кимегән. Милли Байлык Фонды 125 миллиард доллардан артып китә, халыкара резервлар 560 миллиард доллар тәшкил итә.

Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: