Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль 2020, 11:58

22 апрель ял көне булырмы?

Бу көнне Конституциягә Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләр буенча бөтенхалык референдумы үткәрелергә мөмкин. Шуның өчен Кремль 22 апрельне өстәмә ял көне итәргә җыена. Бу хакта тулырак – сайтта!

РБК мәгълүмат агентлыгы белдерүенчә, быел 22 апрельдә эшкә чыкмыйча, ял итәргә мөмкинбез. Бу көнне Кремль Русия Конституциясенә Владимир Путин тәкъдим иткән үзгәрешләр буенча бөтенхалык референдумы үткәрергә җыена. Атна уртасында референдум үткәрү тәкъдимен Дәүләт думасындагы ЛДПР фракциясенең җитәкче урынбасары Ярослав Нилов керткән. Үзәк сайлау комиссиясе Элла Панфилова моны яклап чыккан. Бер үк вакытта Федерация Советы әгъзасы Алексей Пушков референдум көнен ял итеп игълан итү тәкъдимен керткән.
Хәтерегезгә төшерәбез, 1870 елның 22 апрелендә коммунистик идеологиянең башында торган В.И. Ленин туган. Быел аның тууына 150 ел тула. Димәк, бу көннең ял дип игълан ителүе коммунистик идеология тарафдарлары өчен дә зур бүләк булачак. Шулай ук Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 22 апрель Җир көне буларак билгеләнә. Дөрес, монысы инде бөтенрусия референдумы һәм Ленинның туган көне янында вак дата...
Фото Gorodvo.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: