Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2020, 23:29

Торак алуда алданучылар булмаячак

Яңача торак сатып алу хәзер сатып алучы һәм төзелеш ширкәте арасында турыдан-туры башкарылмый. Арадашчы буларак өченче як – банк та кушыла, бу “эскроу-хисап” дип атала.

Русия Президенты Владимир Путин Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән эшлекле очрашу үткәрде. Алар торак төзелеше өлкәсендәге хәл һәм авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Владимир Якушев Русия Президентын тармактагы кайбер мәгълүматлар белән таныштырды.
– 2019 елда бездә файдалануга тапшыру 80,3 миллион квадрат метр тәшкил итте. Без 2015 елдан башлап түбән тәгәрәү тенденциясен бетерә алдык. Бу тармак эшенең күрсәткече.
Ә фатир сатып алу өчен яңача түләүгә килгәндә, әлбәттә, күп бәхәсләр булды, әмма бу халыкны яклау өчен бердәнбер дөрес ысулы. Бүген без банклар белән эшләүче төзүчеләрнең саны арта баруын билгеләп үтәбез, – диде Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев.
Яңача торак сатып алу хәзер сатып алучы һәм төзелеш ширкәте арасында турыдан-туры башкарылмый. Арадашчы буларак өченче як – банк та кушыла, бу “эскроу-хисап” дип атала.

Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: