Киңәйтелгән утырыш төбәкләрдә икътисад һәм социаль өлкә өчен кадрлар әзерләүне арттыру, илнең Фәнни-технологик үсеш стратегиясен тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланды. Бу Русия Президентының “май указларын” тормышка ашыру өчен кирәк. Утырышны Владимир Путинның үзе алып баруы да аның мөһимлегенә бер дәлил.
Владимир Путин билгеләвенчә, иң абруйлы югары уку йортларының Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта урнашуы Русия төбәкләренең тигез үсешенә зыян китерә. Бу – олы проблема. 2021 елдан башлап, ел саен төбәк югары уку йортларында бюджет урыннары арттырылачак. Бу, аеруча, яшь һәм перспективалы кадрларга мохтаҗ төбәкләргә кагыла. Дүрт ел эчендә шушы максатларга 70 миллиард сум акча җибәреләчәк.
Президент Хөкүмәткә төбәкләрдә югары белем бирү системасын заманчалаштыру буенча чаралар күрергә боерды. Бу максатларга гомумдәүләт проектлары да хезмәт итәргә тиеш.
Утырышта катнашучылар югары белем бирү системасының икътисад, дәүләт һәм җәмгыять ихтыяҗларына туры килүен тикшерделәр, илнең фәнни-интеллектуаль байлыгын саклап калу һәм үстерү чаралары буенча фикер алыштылар.