Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2020, 23:51

Белоруссия белән ара һаман серле кала

Соңгы чорда Белоруссия белән каршылыклар башланган иде. Аларның асылы нидә?

Эш шунда, 2019 елдан башлап Русия әкренләп нефтькә экспорт пошлиналарын арттыра һәм нефть чыгаруга салымны да арттыра башлаган иде. Дәүләт моның белән үз нефть эшкәртү предприятиеләренә чималның кыйммәтләнүен компенсацияләргә тырыша. Бу чаралар салым маневры дип атала һәм ул Белоруссия өчен нефть белән сәүдә итү шартларын җитди начарайта. Чимал табуга салымны арттыру Белоруссия өчен нефть бәясен дөньякүләм дәрәҗәгә җиткерә. Белоруссия икътисады, чыннан да, нык зыян күрә.
Әгәр Белоруссия нефть сатып алуда ташламаларсыз калып яки аның өчен нинди дә булса компенсация түләячәк икән, илгә бюджет чыгымнарын киметергә һәм ил эчендә ягулыкка бәяләрне арттырырга туры киләчәк.
Тагын бер аерма: гадәттә, ике ил арасында икътисади бәхәс барганда, аны Лукашенко сәясиләштерә. Ул еш кына Белоруссия — Русиянең соңгы союздашы, дип искәртә һәм аның Көнбатыш белән якынаюы турында белдерә.
7 гыйнвар Сочида Русиягә эш визиты белән килгән Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән Владимир Путинның сөйләшүләре булды. Анда каршылыклы мәсьәләләр дә тикшерелгән. Әлегә аларның нәтиҗәләре хәбәр ителми.

Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: