Әлеге семинар-киңәшмә Русия Федерациясе Дәүләт Советы һәм Русия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф советы президиумының уртак киңәйтелгән утырышы алдыннан уза. Киңәйтелгән утырышны 6 февральдә Кремльдә Владимир Путин үзе үткәрәчәк. Анда, аерым алганда, бүгенге семинарда катнашучылар әзерләгән тәкъдимнәр каралачак. Бу тәкъдимнәр икътисад һәм социаль өлкә өчен кадрлар әзерләүдә Русия Федерациясе субъектларының ролен арттыру максатын куярга тиеш.