Барлык яңалыклар
Новости
5 февраль 2020, 23:57

Путин алдында чит ил илчеләре сафка тезелде

Русия Президенты Владимир Путин аларны Русиядә дипломатик эшчәнлекнең рәсми башлануы белән котлады.

Русия Президенты Владимир Путин чит илләрнең 23 илчесеннән ышаныч грамоталарын кабул итте. Тантана Кремль сараеның Александровский залында узды.
Русия дәүләт башлыгына ышаныч грамоталарын Австралия, Марокко, Кытай, Швеция, Германия, Ирландия, Сербия, Сингапур, Камбоджа, Греция, Гыйрак, Алжир, Монголия, Тунис, Иран, Бангладеш, Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлеге, Яңа Зеландия, Канада, Франция, Америка Кушма Штатлары, Панама, Казахстан дәүләтләре илчеләре тапшырды. Русия Президенты Владимир Путин аларны Русиядә дипломатик эшчәнлекнең рәсми башлануы белән котлау чыгышы ясады.
– Сезгә дәүләтләрегез һәм безнең ил арасында күп планлы мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итү буенча мөһим һәм җаваплы миссия йөкләнгән. Сәяси диалогны, сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтү, мәдәни-гуманитар элемтәләрне тирәнәйтү, кешеләр арасындагы элемтәләрне тирәнәйтү мәсьәләләре сезнең күз алдында торачак. Һәм без сезнең җитәкчелек иткән илчелекләрнең бу төп юнәлешләрдә уңышлы эшләве белән чын күңелдән кызыксынабыз, – диде Владимир Путин.
Фото: кремлин.ру
Читайте нас: