Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2020, 01:25

Татар кызы коронавируслы Кытайда саклык чаралары күрә

Кытайда эшләп йөрүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар. “Тулпар”ның даими авторы Әлиф Галимовның кызы Суджоу шәһәрендәге уку үзәгендә балаларга инглиз телен өйрәтә. Бүген ул әти-әнисенә шалтыратып андагы хәлләрне сөйләгән.

Кытай коронавирусы 2 февральгә 305 кешене бакыйлыкка алып китте. Илдәге чирлеләр саны 14380 кешегә җиткән. Вакцина әлегә табылмаган, 328 кеше башка гриппларны дәвау ысулы кулланып терелгән. Русия Президенты Владимир Путин русиялеләрне хәрби самолетлар белән иң куркыныч районнардан чыгарырга кушты. Оборона министрлыгында бу максатлар өчен биш борт бүлеп бирү турында оператив хисап тотканнар. Ватандашларыбызның һәр рейсын табиб-вирусологлар озата барачак. Мохтаҗлар 14 көнгә карантинга урнаштырылачак. Галимнәрнең соңгы мәгълүматлары буенча, коронавирусның инкубация чоры нәкъ шуның кадәр дәвам итә.
Кытайда эшләп йөрүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар. “Тулпар”ның даими авторы Әлиф Галимовның кызы Суджоу шәһәрендәге уку үзәгендә балаларга инглиз телен өйрәтә. Бүген ул әти-әнисенә шалтыратып андагы хәлләрне сөйләгән.
“2 мартка кадәр халыкның эшкә йөрүен тыйдылар. Бу көннәр өчен хезмәт хакы бирелми. Урамнарга мөмкин кадәр әзрәк чыгарга кушалар. Әгәр битеңдә маскаң булмаса, шунда ук полиция килеп җитеп, битлек кияргә куша”, дип сөйләгән Әлиф Галимовның кызы.
Ул, шулай ук, паника булмавын, маскалар җитмәү сәбәле, халык әллә нәрсәләр киеп чыгуын да әйткән һәм берничә фото җибәргән.
Ярар, аңа һәм башка барлык халыкка сәламәтлек телик. Чирне тизрәк җиңәргә язсын.

Фото: Әлиф ГАЛИМОВ.
Читайте нас: