Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2020, 21:30

Бәяләрнең күтәрелүенә әзерсезме?

Моңа авыр йөк ташучы автомобиль хуҗаларына федераль трассаларны файдаланганы өчен тарифларның артуы сәбәпче булачак. Яңа тарифлар 1 февральдән гамәлгә керде. Бу хакта тулырак – сайтта!

2019 ел дәвамында Русия Дәүләт думасы, Федерация Советы һәм Президент Владимир Путин акча мәсьәләсенә кагылышлы күпсанлы законнар һәм карарлар кабул итте. Шуларның кайберләре 1 февральдән гамәлгә керде. Аерым алганда, авыр йөк ташучы автомобильләрнең хуҗаларына федераль трассаларны файдаланган өчен күбрәк түләргә туры киләчәк. Халыкта моны “Платон системасы” тарифлары буларак беләләр.
Рөхсәт ителгән авырлыклары 12 тоннадан арткан йөк автомобильләре федераль трассалардан йөргәндә моңа кадәр һәр километр ара өчен 2 сум 04 тиен түлиләр иде. Хәзер исә бер чакрым юл 2 сум 20 тиенгә төшәчәк. Товарларның безгә меңнәрчә чакрым урау юллар аша килүен исәпкә алсак, “большегруз” хуҗалары түлисе акча шактыйга арта булып чыга.
“Артсын соң, минем КамАЗым да, МАЗым да юк!” дип, җилкә сикертергә ашыкмагыз. Әйберне ташу хакларының күтәрелүе шунда ук кибетләрдә бәяләрнең артуына китерәчәк. Чөнки товарны җитештерүчеләр дә, ташучылар да, сатучылар да “Платон тарифлары” күтәрелүе аркасында кичергән чыгымнарын гади халык, ягъни сезнең һәм минем кесәдән кайтарачак.
Шуңа күрә билләрне кысыбрак буыйк, иптәшләр!
Фото Nabchelni.bezformata.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: