Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2020, 22:59

Коронавирус ишек кага

Дөньяда әлеге чир уңаеннан паника кыза.

Русия Президенты Владимир Путин Кытай Халык Республикасында коронавирус инфекциясе кабынуы сәбәпле, КХР Рәисе Си Цзиньпинга телеграмма юллады. Анда кайгы килгән һәркемгә ихлас теләктәшлек белдерелгән, шулай ук авыручыларның тизрәк терелүен теләгән. Русия дәүләте башлыгы Кытай җитәкчелеге кабул иткән катгый чаралар нәтиҗәсендә эпидемия таралу туктатылачак, ә аннан зыян минималь булачак, дип ышаныч белдерде. Русия Президенты Кытай халкына дустанә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Дөньяда әлеге чир уңаеннан паника кыза. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шушы көннәрдә Халыкара гадәттән тыш хәл игълан итте. Көн саен, фронт сводкалары кебек, бу авыруның яңа корбаннары турында рәсми хәбәрләр агыла. Үлүчеләр инде ике йөздән, авыручылар – ун меңнән артык. Ухань шәһәрендә һәм тирә-юньдә яшәүче 60 миллионга якын кеше карантинга эләккән. Бу тарихта беренче масштаблы очрак. Гыйнварның соңгы көнендә Русиядә ике авыру теркәлгән. Икесе дә – Кытай гражданнары.

Фото: m/5-tv.ru
Читайте нас: