Беренче чиратта, ташламалар белән файдаланучы категорияләргә айлык түләүләр суммасы артырга тиеш. Алар еллык инфляция белән бәйле рәвештә, 3,1 процентка күтәреләчәк. Мондый түләүләр белән илебездә яшәүче 15 миллионнан артык кеше файдалана. Алар 60 категориягә карый. Бу категорияләр исемлегенә Советлар Союзы һәм Русия Геройлары, чернобыльчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар керә.
Шулай итеп, I төркем инвалидлары 2020 елның февраленнән – 3800 сум, II төркем инвалидлары – 2700 сум, III төркем инвалидлары 2200 сум өстәмә алачак. Инвалид балаларга өстәмә түләү 2700 сум тәшкил итә.
Сугыш ветераннарына өстәмә рәвештә – 3000 сум, Советлар Союзы һәм Русия Геройларына – 65 600 сум, Хезмәт Геройларына 48 300 сум түләнәчәк.