Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар 2020, 23:27

Айлык хезмәт хакы 65 мең сум!

Владимир Путинны Когалымга чакыралар.

Русия Президенты Владимир Путин “Лукойл” компаниясе башлыгы Вагит Алекперов белән очрашты/

Вагит Алекперов дәүләт башлыгына 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм нефть-газ холдингының агымдагы эшчәнлеге турында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ел шактый уңышлы узган. Җитештерүдә дә, социаль проектларда да алга китеш бар.
Владимир Путин “Лукойл” компаниясендәге уртача хезмәт хакы белән кызыксынды. Вагит Алекперов компаниядә уртача 65 мең сумнан артык хезмәт хакы алуларын әйтте. Ул компаниянең узган елда 1 триллион 300 миллиард сум салым түләп, рекорд куюын да ассызыклады. Балтыйк һәм Каспий диңгезләрендә, шулай ук чит илләрдә, Көнбатыш Африкада нефть чыгару турында сөйләде. Очрашу ахырында Русия Президентын Когалымга чакырды:
– Мин сезне Когалымга чакырырга, моношәһәрләрне үстерү, эре корпорацияләр һәм региональ хакимият арасында үзара мөнәсәбәтләр буенча киңәшмә үткәрергә теләр идем, әйтик, Көнбатыш Себердәге моношәһәрләр мисалында. Анда горурланырлык нәрсәләр күп.
Владимир Путин чакыруны кабул итте.

Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: