Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2020, 12:24

Башкортстан вузларында бюджет урыннары артырмы?

Президент Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында Русия югары уку йортларында бюджет урыннарын ел саен арттырырга тәкъдим итте. Аларның күпчелеге төбәк университетларына бирелергә тиеш.

Югары уку йортларының ректорлары дәүләт башлыгының бу идеясен яклап чыкты. Белгечләр фикеренчә, бу перифериядәге югары уку йортларының дәрәҗәсен күтәрәчәк һәм аларга туган шәһәрләрендә эшкә калу мөмкинлеген бирәчәк.
"Бу башлангыч төбәкләр үсеше өчен бик мөһим. Бюджет урыннары бигрәк тә төбәкләр өчен кирәкле медицина, педагогика, инженерлык белгечлекләре буенча артсын иде”, – дип билгеләп үтте Армавир дәүләт педагогика университеты ректоры Амбарцум Галустов. Аның белән Пенза дәүләт университеты ректоры Александр Гуляков да килеште.
"Төбәк югары уку йортларына бюджет урыннарының күбрәк бүленүе регионнарда табиблар, укытучылар, инженерлар кытлыгын бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу чара төбәкләрдә яшь белгечләрне калдыру өчен стимул булачак”, – дип саный ул.
Әлеге башлангыч тормышка ашса, Башкортстан яшьләре дә киләчәкләре өчен борчылмаячак.
Фото https://cdnimg.rg.ru/i/gallery/f1ab8806/70c0c83c.jpg сайтыннан алынды.
Читайте нас: