Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2020, 13:47

Белоруссия белән Русия арасында “кара мәче” йөгерә?

Ике ил җитәкчеләре Владимир Путин белән Александр Лукашенконың Сочидагы очрашуыннан айдан артык вакыт үтсә дә, үзара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек саклана. Моның төп сәбәбе – акчада, дөресрәге, Русиядән Белоруссиягә сатыла торган нефть бәяләрендә.

Русиядән Белоруссиягә нефть сату турындагы унъеллык килешү 1 гыйнварда вакыты узу аркасында гамәлдән чыкты. 2019 елда ул озайтылмады. Шушы көннәрдә Александр Лукашенко әлеге мәсьәләдә кискен чыгыш ясады. Ул контрактның озайтылмавында Дмитрий Медведев хөкүмәтен гаепләде, Русиянең үзләренә басым ясавын һәм, ахыр чиктә, йотарга җыенуын белдерде.
– Белоруссия үзенең дәүләт мөстәкыйльлеген югалтуга беркайчан да юл куймаячак, – диде ул һәм дөньяда Русиядән башка да нефть чыгаручы илләр барлыгын әйтеп, “кара алтын”ның альтернатив чыганакларын атады. Боларның беренчесе – Балтыйк илләре диңгез портлары аша Норвегия нефтен сатып алу; икенчесе –Гданьск шәһәре аша “Дружба” нефтьүткәргеченнән Польшага сатылган нефтьне яңадан сатып алу; өченчесе – Украинадан, Кара диңгез төбеннән чыгырылган нефтьне сатып алу. Русия нефтен Лукашенко бары тик дүртенче урынга калдырды.
Бер үк вакытта Белоруссия Америка Кушма Штатлары белән дә нефть сатып алу турында сөйләшүләр алып бара икән.
Менә шулай, Русия олигархларының комсызлыгы аркасында, ике ил арасында “кара мәче” йөгереп үтте... “Кара алтын” төсенә кереп...
Фото https://cbsmedia.ru/sng/lukashenko-i-putin-razreshili-vse-vzaimnye-pretenzii/ сайтыннан алынды.
Читайте нас: