Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2020, 23:18

Ленинград блокадасын Израильдә онытмыйлар

Израиль башкаласы Иерусалим шәһәрендә блокадалы Ленинградта яшәүчеләр һәм яклаучылар хөрмәтенә эшләнгән “Хәтер шәме” монументы ачылды.

Русия Президенты Владимир Путин Израиль башкаласы Иерусалим шәһәрендә блокадалы Ленинградта яшәүчеләр һәм яклаучылар хөрмәтенә эшләнгән “Хәтер шәме” монументын ачу чарасында катнашты. Чарада Израиль Премьер-министры Биньямин Нетаньяху, Израил Президенты Реувен Ривлин, Иерусалим мэры Моше Лион, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов катнашты. Петербург һәм Израиль архитекторлары белән берлектә проектланган монумент шәһәр үзәгендәге Сакер паркында урнаштырылган. Һәйкәл нигезенә Икенче бөтендөнья сугышының иң зур туганнар каберлеге булган Пискарев мемориаль зиратыннан алып киленгән туфрак салынган капсула урнаштырылды. Архитектура корылмасын төзү башлангычы белән Израильдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокадачылар һәм ватандашлар, Русия һәм Израиль яһүд иҗтимагый оешмалары чыккан.
– Азык складлары юкка чыгарыла, шәһәр тулысынча бүленеп кала, бернинди ярдәм дә, азык-төлек, дарулар белән тәэмин итү мөмкинчелеге калмый. Алда кыш. Авыр һәм каты, минус 30 градустан түбән температуралы кыш. Кечкенә генә икмәк порциясе – хезмәткәрләр өчен 250 грамм, балаларга 125 грамм. Немец армиясе Ленинград халкының рухы сынар дип көтә. Ләкин камалыштагылар бирешмәде, – дип чыгыш ясады чарада Израиль Президенты Реувен Ривлин.
– Корбаннар бик зур – 1 миллионга якын кеше һәлак булган. Һәм бу бары тик Ленинградта гына. Русиядә һәм элеккеге Советлар Союзында 27 миллион кешенең җаны кыелган, – диде чыгышында Израиль Премьер-министры Биньямин Нетаньяху.
Русия Президенты чыгышында Израиль ягына зур бәя биреп:
– Биредә Русиядәге кебек үк, икенче бөтендөнья сугышы дәресләренең бөтен әһәмиятен һәм милли эгоизм, шовинизм, антисемитизм, русофобиянең нәрсәгә алып килгәнен аңлыйлар, – диде.

Фото: kremlin.ru
Читайте нас: