Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2020, 14:47

Аккошлар гыйнварда оча... Утырган урыныннан...

Президент Владимир Путин Федерация Советына Русиянең Генераль прокуроры Юрий Чайканы вазыйфасыннан бушатырга тәкъдим итте. Бүгенге утырыш шул мәсьәләгә багышланачак.

Юрий Чайка Генераль прокуратура белән 2006 елның 23 июненнән бирле җитәкчелек итте. Хәзер ул башка урынга эшкә күчәргә тиеш. Кая икәнлеген мәгълүмат агентлыклары анык кына хәбәр итми. Аның урынына Президент моңа кадәр Русиянең Тикшерү комитеты җитәкчесе булып эшләгән Игорь Красновны тәкъдим итте.
Игорь Краснов, беренче чиратта, Анатолий Чубайска һөҗүм итү, адвокат Станислав Маркеловны, журналист Анастасия Бабурованы, Мәскәү шәһәр суды судьясы Эдуард Чувашовны үтерү һәм рус радикал милләтчеләренең законсыз гамәлләре кебек шау-шу куптарган эшләрне тикшерүе белән мәгълүм. Шулай ук ул Борис Немцовны үтерүне тикшергән тикшерү төркемен җитәкли.
Белгечләр билгеләвенчә, Юрий Чайканың эшеннән “очуы” Русия Хөкүмәтенең отставкасының дәвамы булып тора.
Шулай, Русиянең сәяси күгендә аккошлар гыйнварда да “оча” ул. Утырган урыныннан...
Игорь Красновның фотосы Theworldnews.net сайтыннан алынды.
Читайте нас: