Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар 2020, 12:10

Путин Юлламасыннан соң Башкортстан халкының акчасы күпмегә артачак?

Бу хакта Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә түбәндәгеләрне хәбәр итте.

“Тагын бер тапкыр Юллама турында. Бу, чынлап та, гражданнарыбызны реаль яклау булачак. Президент карарларын тормышка ашыру буенча нинди көнүзәк мәсьәләләрне кичекмәстән хәл итәргә тотынуыбызны санап үтәм:
– 2021 елның ахырына кадәр 3 яшькә кадәрге барлык балаларны яслеләрдәге урыннар белән тәэмин итәчәкбез.
– Күпфункцияле үзәкләр аша бай булмаган гаиләләргә балалар өчен пособиеләр алуга гаризалар кабул итүне балага 1,5 яшь тулганчы түгел, ә 3 яшькә кадәр озайтачакбыз (әгәр гаилә кереме җан башына ике яшәү минимумыннан артмаса). Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган кешеләр бу пособиене балага 7 яшь тулганчы ала алачак. Быел мондый түләү һәр балага 4,9 мең сум тәшкил итәчәк, ә алдагы елдан – 9,8 мең сум. Бу гаиләләр өчен яхшы ярдәм, чөнки балага 3 яшь тулгач, чыгымнар күпкә арта.
– Ана капиталын түләүне, ким дигәндә, 2026 елга кадәр тәэмин итәчәкбез. Бу икенче балага – 616 мең сум һәм өченче бала туганда 450 мең сум күләмендә ипотека чыгымнарын каплау дигән сүз.
-– 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап, беренче бала туганда, гаиләләргә ана капиталын тулы күләмдә түләячәкбез – бу 466 мең сум.
-– Башлангыч сыйныф укучыларын бушлай, сыйфатлы кайнар азык белән тәэмин итәчәкбез. Кирәк булган урыннарда мәктәп ашханәләрен ремонтлаячакбыз, туклану блокларын заманчалаштырачакбыз.
-– 2021 ел ахырына республиканың барлык мәктәпләренә югары тизлекле интернет үткәрәчәкбез.
-– Музыка мәктәпләрен төзекләндерәбез һәм реконструкциялибез.
-– 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләүне, төбәк түләүләрен исәпкә алып, аена хәзерге 1980 сумнан 7730 сумга кадәр арттырачакбыз.
-– Милли белем бирү үзәген (НОЦ) төзү, республиканың югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттыру буенча эшне дәвам итәчәкбез. Бер үк вакытта югары уку йортларының уку, тикшеренү һәм социаль инфраструктурасын ныгытачакбыз.
-– 2024 елга фельдшер-акушерлык пунктларының нәтиҗәле эшли торган системасын тулы күләмдә җәелдерәчәкбез. Бездә 300 дән артык ФАП алмаштыруны таләп итә. Быел шуларның 100дән артыгын файдалауга тапшырачакбыз.
-– 1 июльдән сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын эшләтеп җибәрәбез (алар исәбенә поликлиникалар, ашыгыч ярдәм керә).
-– Табибларның һәм шәфкать туташларының торак хәлен яхшыртуны дәвам итәбез.
-– 2024 елга сәламәтлек саклау өлкәсен тулаем белгечләр белән тәэмин итәчәкбез.
-– Республика шәһәр һәм районнарының юлламалары буенча белем алучы “целевик” студентларга үзебезнең медицина университетындагы бюджет урыннарының 70 процентын бүләчәкбез.
Президент Юлламасында башлангыч сыйныф укучыларын 2023 елга кадәр кайнар ризык белән тәэмин итү бурычы куелган. Шунысы мөһим, без мәктәп туклануын сыйфатлы итәчәкбез, гәрчә элек балаларны блок итләреннән, шикле продуктлардан әзерләнгән ризыклар белән дә ашату очраклары белән очрашкан булсак та. Хәзер безнең мәктәп ашханәләрендә алай булмас! Без балаларыбызның сәламәтлегенә бик җитди карыйбыз.”
Фото Bashinform.ru сайтыннан алынды.

Читайте нас: