Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар 2020, 12:55

Үзмәшгульләр күпме салым түләргә тиеш?

2020 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан халкы кече бизнесны һәм өстәмә эштән кергән табышларны законлаштырырга тиеш. Президент Владимир Путин шундый законга кул куйды. Үзмәшгульләр категориясенә кемнәр каравы һәм аларның күпме салым түләргә тиешлеге хакында – сайтта!

Үзмәшгульләр исемлегенә шәхси эшчәнлек алып баручы репетиторлар, фотографлар, маникюр һәм чәчтараш хезмәтләре белән шөгыльләнүче осталар, заказ буенча өйдә текст язучылар, торт, чәкчәк пешерүчеләр, сайтлар булдыручылар карый. Шулай ук фатирларынарендага биреп, өстәмә керем алучылар да хәзер яңа законга буйсынырга тиеш булачак.
Әлеге көндә Башкортстанда үзмәшгульләр өчен ташламалы шартлар тудырылды. Башкалар түләгән 13 процент салым урынына алар 4 процентны гына түли. Ә юридик берәмлекләр һәм шәхси малтабарлар 6 процент салым белән чикләнәчәк. Дөрес, моның үз шартлары бар. Ташламаларга ия булу өчен алар:
– Барысын да үзләре эшләп чыгарырга тиеш. Җитәкчеләре һәм кул астындагы хезмәткәрләре булырга тиеш түгел;
– Эшчәнлекләрен Башкортстан территориясендә алып барырга бурычлы;
– Үзмәшгульләрнең еллык кереме 2,4 миллион сумнан да артмаска тиеш. Ә инде айлык керемнәр төрле булырга мөмкин: мәсәлән, гыйнварда – 10 мең, мартта – 500 мең сум. Иң мөһиме, еллык керем 2,4 миллион сумлык лимиттан артмасын. Юкса, сезгә керемегезнең 13 процентын дәүләткә түләргә туры киләчәк.
Үзмәшгульлек турындагы законның башка нечкәлекләре турында сайтта хәбәр итеп барырбыз. Күзәтеп торыгыз!
Фото Nkbconsult.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: