Барлык яңалыклар
Новости
9 гыйнвар 2020, 19:14

Русия ракетасы Boeing очкычын бәреп төшергәнме?

Путин Украина халкының кайгысын уртаклаша, Украина һәлакәттә Русия ракетасының сәбәпче булуын өйрәнә.

Русия Президенты Владимир Путин Иран Ислам Республикасы Президенты Хәсән Руханига һәм Украина Президенты Владимир Зеленскийга телеграмма юллады. Анда Владимир Путин Тәһран янында булган авиаһәлакәт нәтиҗәсендә Иран, Украина һәм башка ил гражданнарының һәлак булуына бәйле рәвештә тирән кайгыларын уртаклашты.
Украина тикшерүчеләре һәлакәт казаларын тикшерергә Тәһранга килгән. Украина милли куркынычсызлык һәм оборона Советы Boeing очкычының Русиядә җитештерелгән “Тор” зенит ракетасы тарафыннан атылу ихтималлыгын да өйрәнә.
Зенит ракетасыннан тыш башка очучы объект белән бәрелешү мөмкинлеге, техник сәбәпләр аркасында двигательнең җимерелү һәм шартлау версияләре, террорчылык акты нәтиҗәсендә самолет эчендәге шартлау ихтималлыгы да өйрәнелә.
Тәһраннан Киевка очкан самолет бортында 167 пассажир һәм 9 экипаж әгъзасы булган, алар барысы да һәлак булган. Иран – 82; Канада – 63; Украина – 11 (экипажны да кертеп); Швеция – 10; Әфганстан – 4; ФРГ – 3; Бөекбритания – 3 ватандашын югалткан.
“Тор” ракетасы СССРда эшләнгән һәм 1986 елда кораллануга кабул ителгән. Матбугат мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта “Тор” комплекслары, ким дигәндә, 11 дәүләт, шул исәптән Иран армияләрен коралландыруда тора.
Әлеге комплексның модификацияләнгән версияләрен җитештерү хәзерге вакытта Русиядә дәвам итә. Комплекс 1-16 км ераклыкта һәм 10 метрдан 10 км биеклектә булган обьектларга ата ала.
AFR фотосы.
Читайте нас: