Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар 2020, 23:20

Путин кайнар ноктада булды

Русия Президенты Владимир Путин Сүриядә булып кайтты.

Анда ул Русия Кораллы Көчләре төркеменең команда пунктында булды. Команда пунктында Сүрия Президенты Бәшар Әсәд белән очрашты. Дәүләт башлыклары илнең төрле төбәкләрендә эшләр торышы турында хәрбиләрнең докладларын тыңладылар. Соңрак Русия һәм Сүрия делегацияләренең ике яклы сөйләшүләре узды. Бәшәр Әсәд белән әңгәмә барышында Русия Президенты, аерым алганда, хәзер Сүрия дәүләтчелеген һәм илнең территориаль бөтенлеген торгызу юлында зур эшләр башкарылуын белдерде.
Бәшәр Әсад Владимир Путинга визиты өчен рәхмәт белдерде. Сүрия Президенты Русия җитәкчелегенә һәм хәрбиләренә терроризмга каршы көрәштә һәм республикада тыныч тормышны торгызуда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.
Кремлин. ру фотосы.
Читайте нас: