Барлык яңалыклар
Новости
7 гыйнвар 2020, 01:00

Уфадагы иң борынгы сәнгать музеен Владимир Путин котлады

Музейда Нестеров үзе бүләк иткән 30 эшеннән башка аның тагы 79 картинасы куелган. Барлыгы 12 меңнән артык экспонат тупланган.

Русия Президенты Владимир Путин Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее хезмәткәрләрен 100 яшьлек юбилее белән котлады. Әлеге телеграмма Кремль сайтында басылган.
“Музейны булдыруның чишмә башында якташыгыз – күренекле рәссам һәм энтузиаст Михаил Нестеров торды, ул туган шәһәренә үзенең уникаль иҗади эшләр коллекциясен, шулай ук башка бик күп талантлы осталарның да эшләрен бүләк итте”, – диелә әлеге котлауда.
Русия Президенты Нестеров җыйган коллекциянең “музейның иң бай экспозициясе нигезен” тәшкил итүен дә билгели. Владимир Путин сүзләренчә, түгәрәк дата Уфа һәм бөтен Башкортстанның мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора.
Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее Русиянең иң борынгы музейларының берсе. Аңа 1919 елның 5 ноябрендә нигез салына, 1920 елның 5 гыйнварында ачыла. 1954 елда музейга нигез салучы күренекле рәссам, рәсем сәнгате академигы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Нестеров исеме бирелә. Музейда Нестеров үзе бүләк иткән 30 эшеннән башка аның тагы 79 картинасы куелган. Музейда барлыгы 12 меңнән артык экспонат тупланган.
“Башинформ” фотосы.
Читайте нас: