Барлык яңалыклар
Новости
5 гыйнвар 2020, 14:57

Җиңүнең 75 еллыгында һәркем җиңүләргә ирешсен!

“Үзара аңлашу бәхете мәңгегә Сезнең йортыгызга урнашсын, барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итсен, буыннарны берләштерсен. Әти-әниләрегез сәламәт булсын һәм һәрвакыт игътибарыгызны тоеп яшәсен, ә һәр бала аның иң яраткан кеше икәнен белсен”!

Яңа елның беренче атнасы да ахырына якынлаша. Ел Русия Президенты Владимир Путинның Яңа ел теләкләре белән башланган иде.
“Үзара аңлашу бәхете мәңгегә Сезнең йортыгызга урнашсын, барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итсен, буыннарны берләштерсен. Әти-әниләрегез сәламәт булсын һәм һәрвакыт игътибарыгызны тоеп яшәсен, ә һәр бала аның иң яраткан кеше икәнен белсен”,– дигән иде Владимир Путин.
Бу теләкләр агымдагы елда бик кирәк булырга мөмкин. Чөнки быел коммуналь түләүләрнең, транспорт салымнарының, бензин хакларының тагы да артуы көтелә.Шушы шартларда, Президент сүзләренчә, “барлык кыенлыкларны җиңәргә язсын”!
Фото: Кремлин.ру
Читайте нас: