Барлык яңалыклар
Новости
4 гыйнвар 2020, 12:20

Русия нефте Белоруссиядә күпме торыр?

Узган ел ахырында ике ил Президентлары Владимир Путин белән Александр Лукашенко Сочида очрашып, үзара сәүдә мөнәсәбәтләре турында сөйләшүләр үткәргәннәр иде. Күп мәсьәләләр турында уртак фикергә киленсә дә, кайбер өлкәләрдә һаман да фикер аерымлыклары саклана. Бу хакта тулырак – сайтта!

Аерым алганда, Белоруссия Русиядән сатып алынган нефтьнең бер тоннасының бәясен 10 долларга киметүне таләп итә. Русиянең нефть чыгаручылары исә моңа кискен каршы.
Шул ук вакытта, Белоруссия Русиядән газ сатып алу турындагы килешүне 2021 елга кадәр озайтты. Бу елның январь-февраль айларында Русия газының хакы күршеләр өчен былтыргы кебек үк – 127 доллар торачак.
Хәтерегезгә төшерәбез, декабрь аенда Александр Лукашенко Русия һәм Белоруссия предприятиеләре арасында сәүдә алып барганда тигезлек сакланмавына зарланып, үзләренең Русия газын 200 долларга да сатып алырга сәләтле булуын белдергән иде. Моның бердәнбер шарты итеп ул сәүдә тигезлегенә ирешүне атады.
Фото https://cbsmedia.ru/sng/lukashenko-i-putin-razreshili-vse-vzaimnye-pretenzii/ сайтыннан алынды.
Читайте нас: