Барлык яңалыклар
Новости
3 гыйнвар 2020, 10:55

Айфонсыз яшәп булырмы?

Узган елның декабрь башында Владимир Путин “Кулланучылар хокуклары турындагы Закон”га үзгәрешләр кертте. Алар 1 июльдән гамәлгә керә.

Хәзер чит илдән кертелгән, яисә үзебездә җитештерелгән компьютерларга, планшетларга, айфоннарга һәм смартфоннарга Русиядә эшләнгән программалар куелачак. Мондый программалар исемлегенә, аерым алганда, “Госуслуги” кушымтасы керә.
Әлеге закон Русия җитештерүчеләренә ярдәм итәргә тиеш. Ләкин, кызганычка каршы, илебездә җитештерелгән программалар чит илләрнекеннән күпкә калыша. Шуңа күрә, аерым компанияләрнең, мәсәлән, айфон һәм айпадлар җитештерә торган Apple корпорациясенең Русиядәне бөтенләй китүе ихтимал. Шул ук вакытта Acer, Samsung, Huawei кебек киң билгеле электроника җитештерүчеләр яңа шартларда да Русиядә эшләргә әзер булуын белдерде.
Фото https://pbs.twimg.com/media/EE6NQW5W4AQS7S6.jpg сайтыннан алынды.
Читайте нас: