Барлык яңалыклар
Новости
2 гыйнвар 2020, 11:40

Үзгәрешләр автомобильчеләрнең кесәсенә сугармы?

2019 ел дәвамында Русия Дәүләт думасы, Федерация Советы һәм Президент Владимир Путин һәркемнең тормышына да кагылышлы күпсанлы законнар кабул итте, яисә якын вакытта кабул итәргә әзерләнә. 2020 елда иң зур үзгәрешләр автомобильчеләр өлешенә төшәчәк. Алар, нигездә, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Ләкин арада кесәгә суга торганнары да шактый...

Инде “права”га имтихан тапшырганда ук, курсантны ябык полигонда башлангыч сынау үткәреп тормыйча, шәһәр урамнарына алып чыгып китәчәкләр. Автомәктәптә үзләштергән белемнәрен ул шунда, җанлы хәрәкәт шартларында, расларга тиеш була. Билгеле, бу күпкә катлаулырак һәм “права” алуны авырлаштыра.
Икенчедән, Русиянең Дәүләт думасында Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы Закон проекты үз чиратын көтә. Аларның иң мөһиме шул: элек водительләр юл билгеләре буенча рөхсәт ителгән тизлекне 20 чакрымга кадәр арттырса да, штраф түләми иде. Хәзер моңа чик куелуы ихтимал. Тизлекне штрафсыз 10 чакрымга кадәр генә арттырырга мөмкин булачак.
Өченче зур үзгәреш ОСАГО кагыйдәләренә кагыла. Хәзер алардан “территориаль коэффициент” төшенчәсе алып ташланыла. Ягъни автомобильче кайда яшәвенә карамастан – Мәскәүдәме, Уфадамы, әллә төпкел авылдамы ул – ОСАГО полисы өчен бер үк бәяне түләргә тиеш була. Шулай ук, автомобильче гаепле булган очракта, каза күрүченең тормышына һәм сәламәтлегенә китерелгән зыянны каплау суммасы 2 000 000 сумга кадәр күтәреләчәк. Ул страховкалаучы оешма исәбеннән каплатылачак.
Тагын бер җитди үзгәреш: хәзер автомобильче юл кагыйдәләрен җитди бозган һәр очрак аерым исәпкә алынып барылачак һәм водительгә карата өстәмә коэффициент булдырылачак. Гади генә итеп әйткәндә, тәртипсез водитель ОСАГО полисы өчен башкаларга караганда күбрәк түләячәк.
Менә шулай... Яңа сынауларга әзер булырга кирәк.
Читайте нас: