Барлык яңалыклар
Новости
31 декабрь 2019, 14:24

Владимир Путин Яңа елны ничек каршылаячак?

2019 ел соңгы сәгатьләрен саный. Бөтен ил Яңа 2020 елны каршыларга әзерләнә, аңа зур өметләр баглый. Ә ил Президенты Яңа елны кайда һәм ничек каршылый икән? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Русия Президентының сүзчесе Дмитрий Песков бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде.

Дмитрий Песков сүзләренә караганда, Владимир Путин Яңа елны өйдә каршыларга ярата, әмма бу һәрвакытта да килеп чыкмый икән. Чөнки аңа Яңа ел бәйрәмнәре вакытында эш сәфәрләре белән еш кына Русия буенча сәяхәт итәргә туры килә.
– Хәтеремдә, Владимир Владимирович бервакыт Яңа елны Хабаровскта бәйрәм итте. Әгәр президентка бу бәйрәм көнендә каядыр барырга кирәкми икән, ул Яңа елны өендә билгеләп үтәчәк. Владимир Путин Яңа елны бик тыйнак каршы алачак, чөнки аның шәхси вакыты, белгәнегезчә, еш булмый ", Яңа елны дип белдерде Дмитрий Песков.
Дмитрий Песков Президентның эшен домна миче белән чагыштырып, аны сүндерергә ярамый, диде. Шуңа күрә Яңа ел аның өчен – үзенә күрә ял итү.
–Ил башлыгының ял көннәре булмавын күпләрегез аңлыйдыр, – дип белдерде сүзче. – Без туктаусыз, хәтта бәйрәмнәрдә дә эшлибез.
Димәк, кемнеңдер эш графигы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килә икән, ул үзен Президент Владимир Путин белән бергә эшлим, дип юата ала. Иң мөһиме түләсеннәр!
Фото http://www.kremlin.ru/events/president/news/59629/videos сайтыннан алынды.
Читайте нас: