Барлык яңалыклар
Новости
30 декабрь 2019, 11:24

Эш хаклары арта!

Русия Президенты Владимир Путин 2020 елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы законга кул куйды. Аның хәзер күпме булачагы турында – сайтта!

Киләсе елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме быелгы белән чагыштырганда 850 сумга үсәчәк һәм 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк. Быел ул 11 мең 280 сум булган.
Закон буенча минималь хезмәт хакы һәр елның 1 гыйнварыннан билгеләнә. Ул агымдагы елның икенче кварталындагы яшәү минимумы күләме белән бертигез яисә аннан артыграк булырга тиеш. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, законны башкару өчен бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирү таләп ителә. Шушы максатка 21 миллиард сумга якын акча тотылачак.
Минималь хезмәт хакының күтәрелүе нәтиҗәсендә һәртөрле социаль түләүләр һәм компенсацияләр күләме дә артырга тиеш.
Фото https://www.zarplata-online.ru/images/preview/600x400/67a94829ece0b842343bbefd6c2c9c48.jpg сайтыннан алынды.
Читайте нас: