Барлык яңалыклар
Новости
28 декабрь 2019, 13:18

2020 елда “Ана капиталы” күпме булачак?

Президент Владимир Путин башлангычы белән, Русия Хөкүмәте икенче яки аннан соңгы балалары туган әниләргә түләнә торган “Ана капиталы” суммасына индексация үткәрә. 2020 ел башыннан аның күләме арта. Күпмегә? Җавап сайтта!

2020 елның 1 гыйнварыннан “Ана капиталы” күләме 3,8 процентка арттырылып, 466 617 сум тәшкил итәчәк. Әлеге акчага моңа кадәр “Ана капиталы” алмаган аналар гына дәгъва итә ала, чөнки ул гомергә бер генә тапкыр бирелә.Башкортстанда өченче балалары туган аналар да “Ана капиталы" алу хокукына ия. Бу чара һәм түләүләр илдәге демографик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән. Шуңа күрә гаиләгезне ишәйтеп, дәүләт ярдәменнән файдаланып калырга ашыгыгыз!
Фото https://ptzgovorit.ru/news/polnostyu-rasporyadilis-materinskim-kapitalom-tolko-58-vladelcev?page=1 сайтыннан алынды.
Читайте нас: