Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2019, 16:28

Декрет ялы өчен хәзер күпме түлиләр?

Президент Владимир Путин имзалаган карар нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан балалар пособиеләренең минималь һәм максималь күләмнәре арта. Күпмегә икәнен сайттагы мәкаләне укыгач белерсез!

2020 елның 1 гыйнварыннан балалар пособиеләренең минималь һәм максималь күләмнәре арта. Аларның төгәл билгеләнгән суммасы юк, барысы да яшь ананың хезмәт хакына бәйле.
Йөклелек һәм бала табу өчен бирелгән 140 көнлек декрет түләүләре ел башыннан 55830 сум 60 тиеннән башлап, 322191 сум 80 тиенгә кадәр тәшкил итә.
Яшь ярымга кадәр бала караган өчен дәүләт аена 4852 сумнан алып 27984 сум 66 тиенгә кадәр түләячәк. Әлеге үзгәреш 2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакының 12130 сумга кадәр күтәрелүе һәм предприятиеләрнең хезмәткәрләрен страховкалау өчен 2018-19 елларда керткән взносларының артуы белән бәйле.
Фото https://ru.freeimages.com/photo/pregnancy-1430520 сайтыннан алынды.
Читайте нас: