Барлык яңалыклар
Новости
26 декабрь 2019, 17:47

Яңа елдан пенсияләр күтәреләчәк!

2019 ел дәвамында Русия Дәүләт думасы, Федерация Советы һәм Президент Владимир Путин һәркемнең тормышына да кагылышлы күпсанлы законнар һәм карарлар кабул итте. Шуларның берсе буенча, 2020 елның 1 гыйнварыннан Русиядә пенсияләр күтәреләчәк.

Страховкалау пенсиясе 6,6 процентка арта. Фиксацияләнгән түләү күләме 5686 сум 25 тиен тәшкил итәчәк. Пенсия билгеләү өчен кирәкле шәхси пенсия коэффициентының (ИПК) бер баллы 93 сум булачак.
Дөрес, бу бәхет барлык пенсионерларга да елмаймаячак. Өстәмә индексация бары тик беркайда да эшләмәгән пенсионерларга гына кагыла. Хаклы ялда булып та эшләгән кешеләрнең пенсияләре үзгәрешсез кала.
Яңа елдан пенсия билгеләү өчен шартлар да үзгәрә. Хәзер хаклы ялга чыгу өчен минималь хезмәт стажы 11 елдан ким булмаска тиеш. Шул вакыт эчендә булачак пенсионер кимендә 18,6 ИПК баллын тупларга бурычлы. 1 гыйнвардан хатын-кызлар – 56,5, ир-атлар 61,5 яшьтән пенсиягә чыгачак.
Фото http://si74.ru/novogodnij-syurpriz-pensioneram-v-2020-godu-gryadyot-povyshenie-pensij/33093/ сайтыннан алынды.
Читайте нас: