Барлык яңалыклар
Новости
23 декабрь 2019, 11:42

«Газпром» «Нафтогаз»га 2,9 миллиард доллар акча түләргә тиеш

Президент Владимир Путинның Украина җитәкчесе Владимир Зеленский белән «норманд дүртлеге» саммиты вакытында күзгә-күз очрашу үткәргән иде. Шуннан соң 11 көн узгач, Русиянең «Газпром» һәм Украинаның «Нафтогаз» компанияләре дә, үзара дәгъваларны җайга салып, 2020-2024 елларда Европага Русия газын транзитлау турында биш еллык контракт төзергә килештеләр.

Аның буенча, "Газпром" киләсе якшәмбе, 29 декабрьгә кадәр, "Нафтогаз"га Стокгольм арбитражының 2018 елның февраль аенда кабул ителгән карары буенча 2,9 миллиард доллар түләргә тиеш. Шулай итеп, Русия компаниясе Европага газ транзитлау турындагы гамәлдәге контракт шартларын бозуын таныды булып чыга.
Килешү буенча, ике як та бер-берсенә булган барлык дәгъваларын кире алалар. Мәсәлән, "Нафтогаз" “Газпром” өстеннән Стокгольм арбитражына янә 12 миллиард долларлык яңа дәгъва белдергән иде.
Шулай ук "Нафтогаз" “Газпром” милкенә, активларына булган башка дәгъваларыннан да баш тарта.
Шушы шартларны 2019 ел ахырына кадәр үтәгәндә, "Газпром" һәм "Украина газ-транспорт системасы операторы", якындагы биш елга Европага Русия газын транспортлау турында яңа килешүгә кул куячаклар. Аның буенча, Русиянең Украина аша озатылган газ күләме шактый кими. 2020 елда Украина аша 65 млрд куб. м. газ Европага юл алачак (2019 елда 89-90 млрд. куб. м. иде), ә 2021-2024 елларда нибары – 40 млрд куб. м. Бу Русиянең мәнфәгатьләренә җавап бирә, чөнки Украина аша транзитка альтернатив газүткәргечләр сафка керде.
Фото https://s0.rbk.ru/v6_top_pics/resized/1180xH/media/img/7/53/755769419026537.jpeg сайтыннан алынды.
Читайте нас: