Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2019, 13:09

31 декабрьдә ял итәбезме, юкмы?

Башкортстанның ут күршесе Татарстанда 31 декабрь ял көне итеп игълан ителде инде. Моның исәбенә алар 28 декабрь, шимбә көнендә эшләячәкләр. Русиянең башка төбәкләрендә исә мәсьәлә бүгенгә ачык ала... Президент Владимир Путинның 19 декабрьдә узган матбугат конференциясендә бу хактагы сорауны журналист А. Юнашев юллады. Җавап түбәндәгечә булды.

– 31 декабрьне ял көне дип игълан итүгә килгәндә, бу, минем карашка, мантыйкка туры килә, – диде Президент. – Мин хәзер Сез китергән дәлилләр белән тулысынча килешәм. Бу җитлеккән мәсьәлә. Ләкин моны ничек эшләргә соң? Һәм моны хәзер үк, ашыгыч рәвештә, Яңа ел алдыннан эшләргә кирәкме, мин белмим.
Кайбер төбәкләр, эш бирүчеләр 31 декабрьне ял көне дип игълан иттеләр. Мин аларның бу карарын хуплыйм гына. Кайсы ял көннәрен 31 декабрьгә алыштырырга мөмкин? Уйларга кирәк. Башта барысын да тыныч кына анализлап, бакчачыларга зыян килмәслек итеп, май аенда, бөтен халык бакча белән шөгыльләнгәндә, бәйрәм көннәре тартып алынмаслык итеп хәл итәргә кирәк бу мәсьәләне . Моны тыныч кына эш режимында хәл итү юлларын уйларбыз.
...Хәтерегезгә төшерәбез ут күршебез Татарстанда 31 декабрь ял көне итеп игълан ителде инде. Моның исәбенә алар 28 декабрь, шимбә көнендә эшләячәкләр. Русиянең башка төбәкләрендә исә мәсьәлә ачык ала... Көтәбез, җәмәгать, көтәбез...
Фото http://www.kremlin.ru/events/president/news/59629/videos сайтыннан алынды.
Читайте нас: