Барлык яңалыклар
Новости
18 декабрь 2019, 09:20

Эчсәң шәраб, акчаң харап!

Яңа елдан шәрабка дәүләт акцизлары күтәрелә. Бу хактагы Указга Президент Владимир Путин 2019 елның сентябрендә үк кул куйган иде. Кыскасы, Яңа ел табынын әзерләгәндә, шәраб, аракы, сыра кебек спиртлы эчемлекләрдән баш тартып, кымыз, буза кебек милли эчемлекләргә күчәргә кирәк, җәмәгать! Файдалы да, акциз түлисе дә юк!

Яңа елдан шәрабка дәүләт акцизлары күтәрелә. Бу хактагы Указга Президент Владимир Путин 2019 елның сентябрендә үк кул куйган иде.
Шәраб алга таба да кыйммәтләнәчәк. 2020 елдан бер литр өчен акциз – 31 сум, 2021 елдан – 32 сум, 2022 елдан 33 сум тәшкил итәчәк. 2020 елда шампан шәрабенең бер литры өчен акциз – 40 сум, 2021 елда – 41 сум, 2022 елда 43 сум күләмендә булачак.
Элек шәраб әзерләү өчен кулланылган материалларга салым түләнелми иде. Җитештерүчеләргә хәзер анысын да түләргә туры киләчәк. Алдагы елдан башлап, ул бер литр шәраб материалына 31 сум күләмендә алына. 2021 елда әлеге салым – 32, 2022 елда зз сум тәшкил итәчәк.
Дәүләт акцизлары шәраб һәм шампан шәрабе, ликер шәрабе һәм тулы цикл технологиясе буенча спиртлы эчемлекләр җитештерү өчен кулланыла торган виноградка , ягъни йөземгә дә таралачак. 2020 елда аның килограммы өчен – 30, 2021 елда – 31, 2022 елда 32 сум түләргә туры киләчәк.
Яңа Закон Русия җитештерүчеләренә конкурентлык көрәшендә ярдәм итү максатын куйса да, чынлыкта ул бәяләр үсүенә китерәчәк, дип фаразлый белгечләр. Чөнки шәраб җитештерү өчен материал Русиядә дефицитта, шуңа күрә аны чит илләрдән сатып алырга туры килә. Акциз түләүгә киткән чыгымнарын каплау өчен җитештерүчеләр күмәртәләп сату хакларын күтәрергә мәҗбүр булачак. Нәтиҗәдә, Русия һәм чит ил шәрабларына бәяләр 5-10 процентка кадәр үсәргә мөмкин.
Кыскасы, шәраб, аракы, сыра кебек спиртлы эчемлекләрдән баш тартып, кымыз, буза кебек милли эчемлекләргә күчәргә кирәк, җәмәгать! Файдалы да, акциз түлисе дә юк!
Читайте нас: