Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2019, 19:39

Эрдоган Трампка йодрык болгый

Русия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән телефоннан сөйләшкән.

Сөйләшү Төркия ягы башлангычы буенча булган. Сөйләшүдә Ливиядә дәвам итүче хәрби каршылык эскалациясе белән бәйле мәсьәләләр каралган. Лидерлар шулай ук Сүрия буенча фикер алышканнар. Террорчылар төркемнәренә каршы көрәш буенча уртак көчләрне арттыру мөһимлегенә дә басым ясалган. Төрле форматта Русия-Төркия багланышларын активлаштыру турында шарт куелган.
Эрдоганның Путин белән сөйләшүе юкка түгел. Берничә көн элек Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган Америка санкциясенә җавап итеп, Әнкараның АКШ өчен Инджирлик һәм Кюреджик хәрби базаларын ябу ихтималлыгы турында хәбәр иткән иде. АКШ Төркияне Русиядән сатып алган С-400 зенит ракета системалары радиолокация станцияләрен сынау өчен җәзага тарткан иде. Төркиянең НАТОга керүе туктатылырга да мөмкин. Төркиянең АКШ белән аралары суынган саен Русия белән җылына бара. Эрдоганның Путин белән сөйләшүен шушы уңайдан Трампка йодрык болгау дип бәяләргә мөмкин.
Читайте нас: