Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2019, 15:47

Студентларның бакалаврларга һәм магистрларга бүленеше кайчан бетәр?

Владимир Путин Рус теле буенча совет утырышында филологлар әзерләүдә элекке, биш ел укытып, специалистлар чыгару тәҗрибәсе күпкә отышлырак, дип белдергән иде. Бүген исә Дәүләт думасының вице-спикеры Ирина Яровая югары уку йортларында ике баскычлы белем алуның, ягъни студентларның башта бакалавриатта, аннан соң магистратурада укуының кирәклегенә, гомумән, шик белдерде.

Бу хакта фикер алышу өчен Ирина Яровая Дәүләт Думасының һәм Федерация Советының, шулай ук профильле министрлыкларның профильле комитетларының вәкилләре кергән комиссия төзергә тәкъдим итте.
– "Бакалавр" һәм "магистр" сүзләре Мәгариф турындагы законда беренче тапкыр 1996 елда барлыкка килде, ул вакытта барысы да Көнбатышка ни өчен икәнен аңламыйча иярә иде, – дип искәртте вице-спикер һәм Россия югары уку йортларындагы Болонья системасын "акрынайтылган мина" дип атады.
Ирина Яровая фикеренчә, югары уку йортларында бакалаврлар әзерләүгә һәм магистратурага бирелгән бюджет урыннары тәңгәл килми. Мисал өчен, 2020-2021 елларга бакалавриатта 312 мең бюджет урыны, ә магистратурага 116 мең урын бүленгән. Димәк, бакалавриат тәмамлаучыларның 65 проценттан артыгы бюджет исәбенә белем алуларын дәвам иттерә алмаячак. Ә күп кенә оешмаларда бакалавр дипломы белән генә эшкә алмыйлар.
Болонья системасындагы бакалавриат һәм магистратура бүленешенә Башкортстандагы югары уку йортлары студентларының һәм укытучыларының да күпчелеге каршы.
Читайте нас: