Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2019, 20:19

Украина газсыз калырга охшаган

Хәзер европалылар аукционга үз заявкаларын тапшырачак, ә “Газпром” әлеге гаризалар нигезендә ягулык җибәрәчәк.

Украина үзендә “Европа энергетика Хартиясе”н кертүе турында Киев Брюссельгә күптән вәгъдә иткән иде инде. Вакыт “2020 елга кадәр” дип аталган иде. Ягъни, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр Украинада өр-яңа газ транспортлау системасы компаниясе операторы барлыкка килергә тиеш, һәм Украина газ транспортлау системасының (УГТС) барлык егәрлекләре аукционда аның хезмәтләреннән файдаланырга теләүчеләр арасында бүленергә тиеш. “Торба бүлү” аукционы хәзер елга бер тапкыр, нәкъ менә католик раштуасы алдыннан узарга тиеш. Раштуа һәм Яңа ел каникулларына киткәндә, европалылар Украина аша күпме газ алачакларын ачыклаячак.
Украиннар болар хакында Европага вәгъдә иткән иде. Тик бу процессны суза башладылар, чөнки аукционнар кертелгәч, Русия белән транзит килешүе кирәк булмаячагын аңладылар. Хәзер европалылар аукционга үз заявкаларын тапшырачак, ә “Газпром” әлеге гаризалар нигезендә ягулык җибәрәчәк.
Болар хакында Парижда узган “дүртлек” (Франция, Германия, Украина, Русия) сөйләшүләрендә ачыклык кертелгән иде. Русия Президенты Владимир Путин ул очрашудан канәгать булуын белдергән иде.
Читайте нас: