– Омтылышлар булды. Ләкин сөйләшү эшлекле узды, – диде Песков. Моңа кадәр Русиянең чит ил министры урынбасары Андрей Руденко «Валдай» клубында чыгыш ясап, кайбер җитәкчеләрнең, гауга чыгарып, Минск килешүләрен үзгәртергә омтылышы тырышуын билгеләгән иде.
Парижда узган «норманд дүртлеге»нең утырышы сишәмбе кичендә тәмамланды. Русия, Украина, Франция һәм Германия җитәкчеләре, Донбасстагы вәзгыятьне җайга салу эшен дәвам итү өчен, уртак коммюнике һәм килешүләр кабул итте, дүрт айдан соң Берлинда кабат очрашырга килеште. Берләшкән Милләтләр оешмасы мәгълүматларына караганда, Донбасстагы конфликтта 13 мең тирәсе кеше һәлак булган.