Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2019, 20:52

Путин Чаллыда “КамАЗ” заводында булды

13 декабрьдә Русия Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре кылды. Анда ул “КамАЗ” заводында булды.

Дәүләт башлыгы данлыклы автомобильләр заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты, производство линияләре белән танышты, предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.
КамАЗ” белән танышуны Владимир Путин двигательләр заводын һәм йөк автомобильләре өчен кабина каркаслары җитештерү заводын караудан башлады. “КамАЗ” автоконцерны двигательләр һәм көч агрегатлары җитештерү буенча Русиядә иң эре предприятиеләрнең берсе булып тора. Ул 1975 елның декабрендә оештырылган, хәзерге вакытта төп һәм ике термогальваник корпустан тора. Заводның җитештерү куәте елына 60 мең двигатель һәм көч агрегатлары тәшкил итә. 2019 елның июленнән заводта Р6 двигательләрен серияле җитештерү башланды. “КамАЗ” башлыгы Сергей Когогин Владимир Путинга Р6 двигателе җитештерүе турында сөйләде. Двигательнең гомуми детальләренең 17 проценты гына чит илләрдән кертелә, тагын 30 проценты “КамАЗ” мәйданчыкларында, калган 53 проценты Русиянең башка предприятиеләрендә җитештерелә.
Читайте нас: