Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2019, 12:39

Владимир Путин Яңа ел ялларын кыскартырмы?

Русия Дәүләт думасындагы ЛДПР фракциясе рәисе Владимир Жириновский Президенттан Яңа ел каникулларын кыскартып, 31 декабрьне ял көне итеп игълан итүен сораган.

"Без 31 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим иттек, һәм кайдадыр губернаторлар мондый карарны кабул итте инде, ә 3 гыйнварда эшкә чыгачакбыз", – дигән Владимир Жириновский.
Гыйнвар бәйрәмнәренең калган көннәрен ЛДПР лидеры еллык җәйге ялга өстәүне тәкъдим иткән.
"Бәлки, хәтта 8 Март бәйрәмендәге ялны да җәйге отпускка өстәргә кирәктер, 23 февральне дә мөмкин. Һәркем моны үзе хәл итсен”, – дигән “баш ЛДПРчы”. Жириновский билгеләвенчә, озайлы ял вакытында "начар хәлләр күп була" икән.
Путинның депутат белән очрашуы 11 декабрь кичендә Кремльдә ЛДПРның 30 еллыгы алдыннан үтте. Россия лидеры Жириновскийны һәм партиянең барлык әгъзаларын тәбрикләп, аларның ил үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Президент билгеләвенчә, Жириновский һәрвакыт патриотик позицияләрдән чыгыш ясый һәм илдәге тормышны яхшыртырга омтыла.
Ноябрьдә узган халык фикерен алу нәтиҗәләре русиялеләрнең 84 проценты 31 декабрьнең ял көне итеп игълан ителүен яклавын күрсәтте. Моның урынына алар 28 декабрь шимбәсендә эшкә чыгарга риза.
Фото чыганагы: AP 2019
Читайте нас: