Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2019, 18:06

Радий Хәбиров: “Алга, Башкортстан!”

10 декабрь Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән чыкты.

Юлламада Радий Хәбиров кайбер нәтиҗәләр ясап, инвестицияләр үсеше, “Алга” дип аталган икътисади төбәк оештырылуы, федераль грант алган индустриаль парклар турында сөйләде. Машина белән сыер савуда җиңгән ирне телгә алды. Транспорт реформасы барышында “Башавтотранспорт”ны саклап калуга канәгатьлек белдерде. Узган елны ул җәмәгатьчелек транспорты проблемаларын Техас белән чагыштырган иде. Быелгы Юлламада “Техас атышулары белән тарихта калган кебек, тутыккан ПАЗ автобуслары да тарихта калды”, – диде. Хөкүмәткә елга флотын тергезү бурычын куйды. Республика Башлыгы кайбер мәктәп ашханәләрендә балалар азыгын урлау очраклары булуын әйтеп, коррупциягә киртә куелачагын ышандырды. Сибайдагы карьер яну вакыйгасының халыкны берләштерүгә булышлык итүен билгеләде.
Башкортстан Башлыгы чыгышында Евразия федераль университеты булдыру, полилингваль мәктәпләр ачу, генерал Шәйморатовка һәйкәл ачылачагы турында да әйтте.
Башкортстан Башлыгы чыгышын “Алга, Башкортстан!” – дип тәмамлады.
Читайте нас: