Беренчедән, Донбассның статусын билгеләү буенча 2016 елда кабул ителгән “Минск килешүләре” һич үзгәрешсез кала. Дүрт як та төбәкнең махсус статусын килешеп хәл итәргә тели..
Икенчедән, әлеге декларация 2020 елның март ахырына кадәр Донбасстагы өч яңа пунктта Украина һәм Донбасс халык республикасының каршы торучы кораллы көчләрен бер-берсеннән аеруны максат итеп куя. Шулай ук 30 көн эчендә ике арада яңа үткәрү пунктлары ачылырга тиеш.
Өченчедән, тиз арада ике якта тоткынлыкта тотылган барлык әсирләрне дә азат итү бурычы куелды.
«Норманд дүртлеге»нә караучы Русия, Франция, Германия һәм Украина җитәкчеләренең киләсе очрашуы дүрт айдан соң үтәргә тиеш.