Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2019, 20:12

Русиянең ихтыярыйлары форумга җыелды

Русия Президенты Владимир Путин Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумында булды һәм “Русия доброволецы” премиясен тапшыру тантанасында катнашты.

Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумы ихтыярыйлар көненә багышланган. Чара Русия һәм чит илләрдән 7,5 меңнән артык катнашучыны берләштерә. Дәүләт башлыгы волонтерлык хәрәкәте лидерлары белән аралашты, катнашучылар Президентка үз проектлары турында сөйләделәр. Татьяна Авдеева сукбай кешеләргә табибка кадәр медицина ярдәме күрсәтү инициативасы турында хәбәр итте. Аның “башка медицина” проекты әлегә Чиләбедә генә эшли. “Русия эзләү хәрәкәте” волонтеры Мария Игонина эзтабарлар эшчәнлеге һәм апрель аенда Җиңү юбилее алдыннан эзтабарлар мизгелен ачу планнары турында сөйләде. Студентлар Кырым территориясендә, Керчь янында узачак “Хәтер вахтасы” турында фикерләрен белдерделәр.

Гомумрусия халык фронты Президентка “туры элемтә”гә кергән мөрәҗәгатьләрне эшкәртүнең яңа форматын тәкъдим итте. Бу эштә катнашучы волонтерлар дәүләт башлыгына Ейскидан парадка эләгергә теләгән 96 яшьлек ветеранның мөрәҗәгате турында сөйләделәр.

Читайте нас: