Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2019, 13:30

Кытай безнең газны яндыра

Русия Президенты Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин телекүпер режимында “Себер көче” газүткәргечен файдалануга тапшыру тантанасында катнаштылар.

Көнчыгыш маршрут буенча Кытайга Русия газын җибәрүгә старт бирелде. Владимир Путин һәм КХР Рәисе Си Цзиньпин телекүпер режимында “Себер көче” газүткәргечен файдалануга тапшыру тантанасында катнаштылар. “Газпром” белән Кытай милли нефть-газ корпорациясе арасында газ экспортының Көнчыгыш маршруты турында килешү 2014 елның маенда 30 елга имзаланган иде. Газүткәргечнең экспорт җитештерүчәнлеге елына 38 миллиард кубометр тәшкил итә. Табигый газ Якутиядәге Чаянды ятмасыннан һәм Иркутск өлкәсендәге Ковыктино ятмасыннан магистраль буенча транспортланачак. 3000 километрга якын озынлыктагы газүткәргеч трассасы Иркутск өлкәсе, Саха Республикасы һәм Амур өлкәсе территориясе буенча уза.
Русия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, 2014 елда безнең илләр тарафыннан имзаланган контракт илебез газ тармагы тарихында иң эре килешү булды. 30 ел эчендә “Себер көче” газүткәргече буенча Кытайга триллион кубометрдан артык газ җибәреләчәк.
Читайте нас: