Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2019, 09:20

Путин 31 декабрь көнне нишләр?

Яңа ел алдындагы көн эш вакыты булып исәпләнсә дә, беркемнең дә уе эштә түгел. Хатын-кызларыбыз өйләренә иртәрәк кайтып китеп, Яңа ел табынын әзерләргә ашыга, ир-атлар исә инде эштә үк дус-ишләре белән “тамак чылата” башлый... Ә ил Президенты бу көнне ничек үткәрә икән? Җавап – сайтта!

– Владимир Путин өчен 31 декабрь – гадәти эш көне, аның ял көннәре юк, – дип белдерде брифингта Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. – Президент эше – домна миче кебек, аны туктату мөмкин түгел, ул – туктаусыз цикл. – Мин инде берничә тапкыр Владимир Путинның технологик яктан ял көннәре булмый, дип сөйләгән идем. Хәтта ул көннең күпмедер өлешен ялга багышласа да, барыбер күпчелек вакыты эш белән үтә.
Быел сентябрь аенда Дмитрий Песков Президентның ялга китә алмау сәбәпләрен аның хәтта ял көннәрендә дә даими рәвештә ведомство докладлары һәм документлар белән шөгыльләнүе, ашыгыч чишелеш таләп итә торган сорауларны хәл итүе белән бәйләп аңлаткан иде.
Хәтерегезгә төшерәбез: 28 ноябрьдә Русия Дәүләт Думасына 31 декабрьне ял көне ясарга тәкъдим итә торган закон проекты кертелде. Ләкин, ул хәтта кабул ителсә дә, гамәлгә бары тик 2020 елда гына керәчәк. Димәк, телибезме-теләмибезме, быел безгә 31 декабрьне эштә үткәрергә туры киләчәк. Президент белән бергә...
Читайте нас: