Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2019, 11:25

Милләтара мөнәсәбәтләрдән дә мөһимрәк мәсьәлә юк

Владимир Путин Кабарда-Балкар Республикасының башкаласы Нальчик шәһәрендә Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын уздырды. Президент билгеләвенчә, милләтара мөнәсәбәтләр даирәсе даими игътибар, эзлекле һәм җитди эш таләп итә. Бу – кешенең сәламәтлеге кебек: моның белән даими шөгыльләнергә кирәк. Чөнки Русия кебек этник һәм дини составы катлаулы илдә, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә караганда да мөһимрәк мәсьәлә юк. “Русия милләте бердәмлегенә ирешергә теләсәк, без, әлбәттә, моның белән даими шөгыльләнергә тиешбез һәм моны эшләячәкбез”, – диде ул.Фотода: РФ Мәгариф министры Ольга Васильева һәм РФ  Мәдәният министры Владимир Мединский Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышы алдыннан.

Владимир Путин Кабарда-Балкарда, Нальчикта Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын уздырды.
Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышында Русия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясенең максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Утырыш башланыр алдыннан Президент «Кояшлы шәһәр» балалар иҗат академиясендә булды, анда яшь конструкторлар һәм инженерларның эшләнмәләре белән танышты.
В. Путин билгеләвенчә, милләтара мөнәсәбәтләр даирәсе даими игътибар, эзлекле һәм җитди эш таләп итә. Бу – кешенең сәламәтлеге кебек: моның белән даими шөгыльләнергә кирәк. Чөнки Русия кебек этник һәм дини составы катлаулы илдә, милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә караганда да мөһимрәк мәсьәлә юк. “Русия милләте бердәмлегенә ирешергә теләсәк, без, әлбәттә, моның белән даими шөгыльләнергә тиешбез һәм моны эшләячәкбез”, – диде ул.
Утырышта милли-мәдәни автономияләрнең статусы, Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителгән Халыкара төп халыклар телләре елы уңаеннан узган чаралар, киләсе елның илдә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителүе, туган телләрне һәм әдәбиятларны укыту, 2020 елда Халык санын алу һ.б. мөһим мәсьәләләр турында сүз барды. 2022 елның Русиядә Халыклар сәнгате һәм халыкларыбызның матди булмаган мәдәни мирасы елы буларак узачагы әйтелде.
Утырышта РФ Мәгариф министры Ольга Васильева, РФ Мәдәният министры Владимир Мединский, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов һ. б. катнашты.
Фотода: РФ Мәгариф министры Ольга Васильева һәм РФ Мәдәният министры Владимир Мединский Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышы алдыннан.
Стенографик отчет һәм фотолар түбәндәге сылтанма буенча: http://kremlin.ru/events/president/news/62160
Читайте нас: