Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2019, 13:35

Авылга мәдәният килә

Русия Президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышын уздырды.

Утырышта Русия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясенең максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру турында фикер алышынды. Чарада төрле тармак министрлары чыгыш ясады. Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский “Мәдәният” милли проекты турында сөйләде:
Мәдәни традицияләрне, рухи милли кыйммәтләрне ныгыту “Мәдәният” милли проекты нигезендә ята, Беренчедән, проектта авылга, мәдәният йортларын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Без мәдәният йортына төрле милләт вәкилләре, гаиләләр, авыл халкы, якташлар үзләренең буш вакытларын уздыруларын, туган гореф-гадәтләрнең, халык һөнәрләренең яңадан торгызылуын телибез. Һәм без бүген авылда яңа, яңартылган мәдәният йортлары барлыкка килүгә мәдәният һәм иҗат белән шөгыльләнүгә зур кызыксыну уятуын күрәбез.
Икенчедән, китапханәләр. Китапханә ул инде күптән китап саклау урыны һәм китап алмашу пунктлары түгел. Без кече шәһәрләр һәм авыл өчен модель китапханәләр принцибын булдырдык, һәм без моның белән кызыксынуның ничек үсүен, шул исәптән җирле хакимиятләрнең дә, федераль ярдәм буенча да күрәбез.
Өченчедән, без төбәкләр өчен иң әһәмиятле 30 милли мәдәният учреждениесенә комплекслы реновация уздырабыз.
Читайте нас: