Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь 2019, 13:20

Русия Президенты – Кыргызстанда!

Русия Президенты Коллектив куркынычсызлык турындагы Килешү оешмасының Бишкәктә узган сессиясендә катнашты.

Биредә Владимир Путин, Әрмәнстан Республикасы Премьер-министры Никол Пашинян, Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев, Кыргызстан Республикасы Президенты Сооронбай Жээнбеков, Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон һәм күмәк иминлек турында шартнамә Оешмасының генераль секретаре вазыйфаларын башкаручы Валерий Семериков хәрби өлкәдәге хезмәттәшлекне тикшерделәр, актуаль төбәк һәм халыкара проблемалар буенча фикер алыштылар.
Алар арасында таҗик-әфган чиген ныгыту, БМО белән глобаль террорчылыкка каршы стратегияне гамәлгә ашыру һәм ОДКБ илләренең тышкы сәяси эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләре бар иде.
Дәүләт җитәкчеләре шулай ук замана тудырган төрле хәвефләргә каршы тору механизмнарын камилләштерү, шул исәптән мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсен үстерү һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чаралары турында фикерләрен белдерделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча бер төркем документлар кабул ителде.
Читайте нас: