Һәйкәл ачу тантанасында ил Президенты шуларны сөйләде: “Хәрби тема, һичшиксез, Даниил Александровичның иҗатында күңел түрендәге тема булды. Ул сугышка ирекле рәвештә китә, Ленинградны авыр, түзеп булмаслык блокада көннәрендә яклый. Камалган шәһәр халкының геройлыгы һәм газаплары аның йөрәгендә мәңгегә калды. Алесь Адамович белән бергә ул "Блокадная книга" китабын язды, бу – куркыныч елларның дөреслеген раслаучы, бернинди арттырусыз, үзенең хаклыгы белән көйдерүче китап.
Даниил Александрович гаделлекнең һәм дөреслекнең, ахыр чиктә, һәрвакыт җиңәчәгенә инанды. Кеше тормышының тирән мәгънәсен аңлады, аны могҗиза дип атады һәм югары яхшылык итеп сакларга өндәде. Безнең җәмгыятебездә мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек традицияләрен торгызу өчен тырышты, әдәбиятта, публицистикада, иҗтимагый эшчәнлектә игелеклелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ кешеләргә риясыз ярдәм кыйммәтләрен яклады.
Кадерле дуслар! Быел без Даниил Александровичның тууына йөз ел тулуны билгеләп үтәбез. Аның иҗади һәм рухи мирасы безнең барыбыз өчен дә мөһим! Аның фәнни ачышларга омтылучы кешеләр, фәнни яңалыклар турындагы китаплары бүген яңа, заманча яңгыраш ала. Һәм технологик алгарыш чорында кешенең әһәмияте арта баруын раславы актуаль булып кала”.