Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь 2019, 11:40

Боз кузгала, ахрысы…

Кичә кичен Русия Президенты Владимир Путин Украина җитәкчесе Владимир Зеленский белән телефоннан әңгәмәләште. Сүз Русия Кораллы Көчләре тарафыннан Керчь бугазында тоткарланган корабларны Украинага кайтару һәм газ проблематикасы буенча барды.

Русия һәм Украина лидерларының рәсми сайтларында хәбәр ителүенчә, сөйләшү Киев башлангычы белән оештырылган. Ул агымдагы елның 9 декабрендә Парижда узарга тиешле булачак "норманд форматы" саммитына әзерлек темасына багышланган. Күптән түгел Русия Керчь бугазында тоткарланган бугазында кулга алынган Украина корабларын Ватаннарына кире кайтарган иде. Ике Президент арасында барган сөйләшүдә Зеленский Путиннан кораблардагы документларны, җиһазларны кире кайтару кирәклеге турында белдергән.
Кремльнең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, ике дәүләт башлыгы газ проблемалары турында җентекләп фикер алышкан. Сүз Русиядән газ транзитын дәвам итү, шулай ук аның белән Украинаны да тәэмин итү турында барган.
Русия белән Украина арасындагы газ транзиты буенча контракт вакыты агымдагы елның 31 декабрендә тәмамлана. Элегрәк "Газпром" “Нафтогаз”га килешүне озайтырга яки бер елга яңа, вакытлы килешү төзергә тәкъдим иткән иде.
Ике ил Президенты төрле дәрәҗәләрдә үзара элемтәләрне дәвам итү турында килеште.
Читайте нас: