Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2019, 14:30

Көнчыгыш космодромында хәлләр ничек?

“Роскосмос”ның генераль директоры Дмитрий Рогозин Президентка Көнчыгыш космодромының икенче чиратын төзү барышы турында хәбәр итте.

В. Путин 6 сентябрьдә Көнчыгыш космодромында булып, Д. Рогозин белән тармакның проблемалары һәм үсеше, космодром төзелеше турында фикер алышкан иде.
Президент соңгы берничә айда нинди үзгәрешләр булуы, космодром төзелешенең ничек баруы турында кызыксынды. Д. Рогозин Көнчыгыш космодромының икенче чиратын төзү турында сөйләде. Аның әйтүенчә, беренче чиратта – старт комплексы, техник комплекс һәм “Союз-2" ракетасы өчен инфраструктура булдыру. Икенче чират – “Ангара”, авыр ракета. В. Путин указы нигезендә космодромнан беренче очыш 2023 елда башкарылырга тиеш.
“Роскосмос”ның генераль директоры янә шуларны хәбәр итте: “Хәзерге вакытта, төзелеш мәйданчыгында 1260тан артык эшче һәм 140 берәмлек техника эшли. Бу тулысынча төзелеш проектына туры килә. Барлык мәгълүмат математик яктан эшкәртелә. Күрсәткечләрне детальләштерү һәм объектта чынлыкта ниләр барганына тулы объектив анализ ясау өчен, дрон методлары белән аэросъемка үткәрелә. Һәм, нәтиҗәдә, “Роскосмос" дәүләт корпорациясе җитәкчелегендә барлык объектив мәгълүмат бар.
Хезмәт ресурсларын арттыру, запаслар, материаллар сатып алу, конструкцияләр әзерләү эше дәвам итә. 2010 эшчене урнаштыру өчен вахта шәһәрчеге төзелә. Ә әлегә 1260 эшче Русия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби-төзелеш оешмалары тарафыннан төзелгән вахта шәһәрчекләрендә яши. Ләкин киләсе елның җәендә төзелешнең иң югары ноктасы булачак. Якынча 5000 төзүче таләп ителәчәк.
Төзелеш мәйданчыгында төп 13 бина һәм корылма буенча эшләр башкарыла. Иң мөһим объект – старт өстәле. Анда котлован инде 71 процентка сайланган. Хәзер, декабрь уртасына, киң, көчле тентлар корылачак. Алар кышкы чорда үткәрелергә тиешле бетон эшләрен җылылык белән тәэмин итәчәк.
Икенче чиратта – тагын 12 объект. Проект документлары эшләнгән, барлык кирәкле дәүләт экспертизалары алынган. Хаталарны булдырмау һәм сыйфатны югалтмау өчен Русиядә беренче буларак, Главгосэкспертиза белән контракт төзелгән”.
Читайте нас: